🥀10 өзек🥀
Анысының башын горур күтәреп килеп басуы булды, хатын яңагына китереп сукты.
Алия тешләрен кысты.
-Сез миңа кем соң? Тагын бер кагыласыз икән, мин дә яхшы җавап бирәм. Тудырып-үстергән әнием дә сукканы булмады, - диде председатель кызы.
-Син әле эчкече генә түгел, тәрбиясез дә икән әле, - диде хатын.
-Сездә кая ул тәрбия? Авылга килгәч, кешеләр белән исәнләшмисез дә, аларны түбәнгә саныйсыз. Ул гади халык сезнең ишеләрдән күпкә өстенрәк, - диде Алия.
-Синең кебек уголовник белән яшәгән алкаш хатын дәрәҗәсендәге кешеләр кешемени? - диде Сиринә.
Алиянең күзләренә шартлап яшьләр бәреп чыкты, ачу кайнады.
-Сыбызгы сез! Безнең директорның хатыны булсагыз да, үзегезне бер кибет хезмәткәре дә хөрмәт итми. Ялагай Сәриядән башка. Сыбызгы дип кенә атыйлар. Ирегездән көнләшеп, үз-үзенә ышанмыйча аның артыннан чапкан хатын нәкъ шулай атала да инде, - диде председатель кызы.
-Әәәә, син минем Рамилгә күз төшердең әйеме? Мин аны беркайчан да беркемгә бирмим! Заявление яз да, эштән кит! - дип кычкырды Сиринә.
-Мине Рамил Әнәсович эшкә алды, ул эштән җибәрәчәк. Башкалар сүзе миңа приказ түгел, - дип кычкырды Алия.
- Син бит элек тә эчкәнсең, Рамил ул хакта белми. Яхшы иттереп утырып сөйләргә булыр әле. Аздырды сине Рамил. Эчкән хатын булуыңа карамастан эшкә алды, хан кызы кебек үз өендә яшәтә, бәйрәмдә лаякыл исергәч, күтәреп алып өенә алып кайта. Кәнишне баш күтәрәсең. Тик мин синең ул башыңны җиргә төшерәм әле, - дип атылып чыгып китте.
...Килер бер көн, үчен алачак Сиринә, бары бу хәлдән соң тынычланганны гына көтәр. Аның үче Алиягә күз яшьләре һәм Рамил белән мәхәббәте арасына салкынлык кертәчәк. Барысы да алда әле...
-Ай Алия йөрәгем туктый язды. Хәзер кан басымы даруын эчтем. Син сыбызгы дип кычкыргач, аңымны югалта яздым. Ул бит мин чыгарган кушамат кына, харап итәсең бит. Ну батыр син кызым, настоящий председатель кызы! - диде мактап хатын.
-Күрдеңме, яңакка сукты. Нинди зәһәр, зур бавырлы хатын. Миңа әти белән әнинең дә бармак белән дә чиерткәннәре булмады. Рамил килеп капкан хәер, аңа эт кебек ябышкан. Мондый хатын-кызны яратып буламыни! - дип әрнеде Алия...
Икенче көнне сеңлесе Айгөл шалтыратты.
-Апа бу атнага Илнар белән сиңа кунакка киләбез. Ярармы? - диде кыз.
-Ярар, - диде Алия...
Икенче атнаны Алиягә кунаклар - сеңлесе белән Илнар килделәр.
-Матур йорт апа! Тик безнекенә җитми инде, - диде Айгөл апасына туган йортның өстенрәк күрсәтәсе килеп.
-Бу служебный йорт, - диде Алия.
-Хәзер авыл кибетләрендә эшләүчеләргә шундый яхшы служебный йорт бирәләрмени? - диде Илнар гаҗәпләнеп.
Алия дәшмәде, Айгөлдән Гөлшат апасы хакында сораштырды.
-Син әтинең хәлен беләсең килмимени? Соңгы вакытта аның кан басымы уйный, йөрәге чәнчештергәли, - диде сеңлесе.
-Беләсеңме Айгөл, мин озакламый өйгә кайтырмын кебек. Күңел шулай сизә. Тора-бара аңлыйм, әти белән сөйләшергә кирәк. Бу авылда әнием кебек мине кайгыртучы, яклаучы кеше Җәвидә апаны очраттым. Ул күп нәрсәне аңлатты. Әтиеңне бик яратканга көнләшәсең диде. Һәм ул дөрес, әнине бик яратсам да, мин барыбер әти кызы. Председатель кызы. Холкыбыз да туры килә. Әти әйткәннәр бик дөрес булган икән. Шул Даниска кияүгә чыкмасам, университетка укырга кергән булсам, минем тормышым күпкә әйбәтрәк булган булыр иде. Әти-әниләр бервакытта да начарга әйтмиләр. Балалар аларның сүзләрен тыңласыннар икән, - диде Алия.
Айгөл шатланып кочаклап алды.
-Урррааа! Син безнең белән буласың икән! - дип апасын кочаклап алды Айгөл.
-Тик бу хакта авылдагыларга хәзергә әйтмичә тор. Мин барыбер ахыргача әзер түгел әле. Алайса алдан кычкырып ташларсың да, ә мин кайта алмам. Карар кабул иткәч, үзем шалтыратырмын. Безнең өйдә әтинең хатыны да бар. Кайтсам, аны да күрәсе була. Шуңа әлегә сер итеп сакла, - диде Алия.
-Ярар, әлегә берсенә дә әйтмим, - диде Айгөл. Ике туган көне буе рәхәтләнеп сөйләштеләр...
Илнар әле дә бер урында таптанып Алиягә карата өмете сүнмәгәнлеген аңлатты.
-Алдан монда килеп урнашмакчы идем. Әни, туганнар каршы төште. Китә алмадым. Бәлки киләчәктә үзең авылга кайтып, бергә булырбыз, - диде кыюсыз егет.
Алия көлеп җибәрде.
-Әй Илнар, гомер буе шулай ир-атлар карары кабул итә алмыйча бер урында таптандың инде. Үзең әйбәт кеше инде син. Авылыбызга бер кайтам мин, тик бергә булуны вәгъдә итә алмыйм. Чөнки шулкадәр кыюсыз кеше белән яшәп бетә алмыйм. Сине рәнҗетүдән куркам, - диде председатель кызы.
Аннан Алия кунакларын озатырга чыкты. Шулвакыт өй каршына кара машина килеп туктады. Рамил ашыккан иде. Исәнләште дә тиз-тиз атлап өйгә кереп китте.
-Апа син шул ир белән бергә яшисеңме? - дип гаҗәпләнде Айгөл.
-Юууук, ул минем директор, йортның бер ягында яши. Әйттем бит бу служебный өй дип. Ярар, бар кузгалыгыз, кайтып җиткәч, шалтыратырсың, - диде Алия.
Кунаклар китте. Капканы ябып кергәч, өйдән ниндидер кәгазьләр тотып ашыгып чыгып килүче Рамилне очратты.
-Исәнме Алия, шәһәр кибетендә проблема килеп чыкты, документлар алырга кайткан идем. Бу кемнәрең? - диде хуҗа.
-Бертуган сеңлем һәм безнең авыл егете, - диде председатель кызы.
-Ул егетләрең алмашынып кына тора. Я товар ташучы, я авыл егете, - диде төрттереп ир.
-Илнар туганым кебек, ә товар ташучы теге мин эчкән көнне юкка чыкты, - диде Алия.
-Эчү дигәннән, Сиринә синең элек тә андый хәлләр булгалады диде. Дөресме Алия? - дип сорады Рамил.
-Сиринә әйткәч дөрес инде. Ул белә! Әйе Данис белән яшәгәндә, ул мине мәҗбүри эчерә иде. Эчкечелеккә сабышасы тиз икән. Минем урында берәр йомшак кеше булса, хәзер айнымыйча эчә иде инде. Тик мин андый түгел. Теге көнне мин сезне бәйрәмгә бик көткән идем, Сиринә белән кайтканга гына ачуым чыкты, - диде Алия.
-Ачу килгән саен аракыга ябышмыйлар. Башка андый вакытыңны күрмим! - диде директор.
-Сез миңа барыбер ышанып бетә алмыйсыз, тавышыгыздан сизәм. Күрәм, Сиринә яхшы сөйли белә. Мисаллар да китергәндер әле. Теләсә нишләгез шул сыбызгыгыз белән! - дип ишекне каты ябып кереп китте председатель кызы.
-Ну холык яман! - дип көлде Рамил һәм ашыгып китеп барды.
Авылга озак кайтмады хуҗа. Җәвидә апа шәһәрдәге бер кибетен ябалар икән, дигән сүзләрне дә ишетте.
Шулай көн артыннан көн узды...
Ә беркөнне ишек шакыдылар. Алия ачса, участковый басып тора.
-Исәнмесез, озакламый Данисны чыгаралар. Сезне кисәтергә килдем иде, - диде...
Иртән эшкә кәефсез килде Алия. Участковыйның хәбәре аяктан екты. Ничектер авыр буласын сизенде күңел. Аның чыккан балта сабы кебек болганып йөрүен Җәвидә күреп торды.
-Кызым нәрсә булды? Берәр кайгың бармы әллә? - диде кибетче.
-Участковый тиздән Данис кайтасын хәбәр итте. Күңел курка, - диде Алия.
-Авылдан китәсең бар, кызым. Ул кайткалаганчы әтиең янына кайт, - диде Җәвидә.
-Качып котылу проблеманы хәл итми. Ул мине авылда да эзләп табачак. Аңардан куркып, өйдә ябылып ята алмыйм. Аннары Рамил белән нокта куеп сөйләшәсем килә. Болай янып яшәп булмый. Аның миңа карата хисләрен беләсе иде.
Җәвидә апа, миңа аның номерын бир әле. Икенче атнага Данис кайтканчы вакытка гына булса да, авылда яши алмас микән? Ул булса, беркемнән дә курыкмыйм. Яшәрмен, дип риза булса, авылда калам. Әгәр дә юк дисә, әти янына кайтам. Миңа хәзер шундый карар кабул итәргә кирәк, - диде Алия.
-Ярар, андый изге эш өчен булса, бирәм, - дип номерны язып бирде.
Алия озакка сузмады, шалтыратты.
-Участковый Данисны тиздән кайта дип әйтте, мин куркам. Данис минем белән очрашып киткәнче генә булса да сез авылда яши алмассызмы микән? Киләсе атнадан. Сез булганда куркыныч түгел, - диде Алия.
-Ярар, киләсе атнада бу шәһәр кибете белән килеп чыккан проблемалар хәл ителергә тиеш. Кайтырмын да яшәрмен, - диде Рамил.
-Ризалашты Җәвидә апа. Аллага шөкер, - диде Алия.
-Белмим кызым, минем никтер йөрәгем тыныч түгел. Яхшыга булсын инде, - диде кибетче...
Икенче атна җитте. Беркөнне Алия эштән кайтышлый күңеле сизгән кебек, теге шалама йортка барды. Анда...капка ачык иде...
Тизрәк өйгә йөгереп кайтып, Рамилга шалтыратты.
-Данис авылда, тизрәк кайт зинһар, - дип кычкырды.
-Ярар хәзер үк юлга чыгам, - диде Рамил.
Их, өлгермәде генә...Данис килеп тә җитте...
Дәвамы бар.